СЕРЖАНТ и. лат. 1) Армиядә яки полициядә хезмәт итүче кече команда составы вәкилләренә бирелә торган звание, дәрәҗә. Екатерина Павловна Газинурны сержант исеме белән тәбрикләде, киләчәктә сине офицер итеп күрергә насыйп булсын, диде. Г.Әпсәләмов

2) Шул званиедәге кеше. Хәзерге вакытта Ибраһим Янгуразов – отставкадагы полковник, Уфада тора, ә мин бары сержант кына. Ә.Еники. – Ә мин профессорларны акыллы кешегә чутлап йөри идем, – диде тәбәнәк буйлы бер сержант. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә