СЕРЕНА’ДА и. ит. 1) әд. Көнбатыш Европада берәүне, гадәттә сөйгән кызны сәламләп җырлана торган хөрмәтләү, мактау җыры. Син җирдә, кулыңда гитара. Серенада җырлыйсың. А.Гыйләҗев. Һәр үлән кыягы, һәр чәчәк, һәр яфрак сискәнеп уянды, киң сулыш алды, иртәнге серенадага үзенең җыры белән кушылды. Ф.Әһлиуллина

2) муз. Лирик эчтәлекле әсәрнең бер төре. Серенада җырлаучы егетләр, мантилья салган кызлар, кызыллы-каралы плащлар кигән тореадорлар причалда юк иде. М.Мәһдиев. Кошлар җыры – иртәнге серенада. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә