СЕ’РВИС и. лат. 1) Халыкка көнкүрешнең төрле тармакларында күрсәтелгән хезмәтләр. Бу, әлбәттә, ядкәрлекнең уңышлы эшләвен, туристлар, кунаклар һәм, гомумән, ядкәрлеккә килүчеләр өчен күркәм генә мәдәни сервис күрсәтү була алыр иде. Р.Вәлиев. Менә ичмасам сервис дисәң дә була!.. Р.Гаязетдин 2) Халыкка хезмәт күрсәтә торган предприятие. Машинаны сервиска илтү 3) информ. Билгеле хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә торган техник чара. Исегезгә төшерәбез: сәламәтлек саклау өлкәсен мәгълүматлаштыру программасы кысаларында киләсе елдан «Пациентның шәхси кабинеты» дип аталган яңа электрон сервис эшли башлаячак. Шәһри Казан |