СЕРВАНТ и. лат. Савыт-саба һ.б.ш.ларны саклый торган, гадәттә өске өлешендәге ишекләре пыяла шкаф, буфет. Инде бритва гөжли башлауга ук, [Идриснең] күзе сервант өстендәге көзгегә төшә. А.Гыйләҗев. Мин аны, иң якын дуслар белән өстәл янында утырганда гына, серванттан чыгарам. М.Мәһдиев |