СЕРӘЮ ф. Күңелсез тәэсир калдырыр дәрәҗәдә төз катып, сәер тураеп утыру, тору, урнашу. Менә мин серәеп ишек төбе саклыйм. Х.Сарьян. Юрганнан серәеп чыгып торган аякларымны күреп, [нәнәй] кеткелдәп көлә: – Үстең инде, үстең. Сөбханалла! М.Кәбиров

Серәеп калу Берәр тәэсирдән соң серәю. Аннары... Ак мунчамның серәеп калган кап-кара морҗасы янында Мырыкбаем белән кара-каршы утырып аңлашканым яхшы хәтеремдә. Г.Сабитов

Серәеп тору Күпмедер вакыт, гел яки хәзерге моментта серәйгән хәлдә булу. Авылларның салам башлы өйләре арасыннан өскә чыгып, серәеп торган кое баганалары [күзгә бәрелде]. М.Гафури. Лида белән ике арада һәрвакыт шушы бәндә серәеп торачак!.. А.Гыйләҗев. Күктә йолдызлар тагын да яктырак яна, һәр йолдыз аерым-аерым серәеп тора. Ч.Айтматов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә