СЕР и. гар. 1) Әлегә ачылмаган, танып беленмәгән үзлек, сыйфат һ.б.ш. Биясенең серен иясе белер. Мәкаль. Әллә нинди тылсым, ымсындыргыч сер бар иде ул күзләрдә. Р.Зәйдулла

2) Башкаларга белдерергә ярамый торган яшерен мәгълүмат, хәбәр, яңалык һ.б.ш. Исәнтәйнең каган белән шундый кыю, иркен сөйләшүе, җитмәсә, аларның икесенең генә ниндидер уртак серләре булуы --- Туңгак алыпның чиктән тыш эчен пошырды. Н.Фәттах. Хәзер алар гади юлчы, авылдашлар гына түгел, аларның икесенә дә бик кадерле, уртак серләре бар иде. А.Гыйләҗев. Алда – ике бәла. Берсе – полковниктан сер алу. Икенчесе – Алмабикә мәсьәләсе. С.Поварисов

3) тарт. форм. Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, асылы, әһәмияте. Гөлсинә башлаган хәрәкәтнең дә серенә төшендем. Р.Ишморат. Ничә ел инде шул станокта эшлим, ләкин серләренә һаман төшенеп беткән юк әле. К.Латыйпов. Минем иркәм төзүче – Бетон серен белүче. Х.Туфан

4) Ачыкланмаган, билгесез сәбәп. Уңышының сере тырыш булуында аның. И.Нуруллин

Сер бирмәү Кайгы-борчуны, авырлыкны һ.б.ны сиздермәскә тырышу, сынатмау. Серен алу Кеше үзе белгертергә теләмәгәнне белү, шуны сөйләттерү. Хифасулла карт аның серен алырга кергән. Күренеп тора. А.Гыйләҗев. Сер капчыгы Яшерен мәгълүматны, кеше белергә тиеш булмаганны саклаучы турында. Алладан бернәрсәне дә яшереп булмаган кебек, бөек затларның да кылган эшен сер капчыгында саклап тору һич мөмкин түгел. С.Поварисов. Серләр килешү Кем беләндер карашлар, зәвыклар, теләкләр, фикерләр туры килү, уртак булу; якын булу, дус булу. Аларның икесенең бер-берсе белән серләре бик килешә. Г.Камал. Сер сынатмау к. сер бирмәү. Ялгыз булсаң, йөрәгең ярылыр иде, ә өчәү булгач, сер сынатмыйбыз инде. Ә.Еники. Хөсәенгә мондый тәнбиһ авыр тоелды, ләкин ул сер сынатмады, кашларын җыергалап булса да, бу чәнечкеле тигәнәкне йотты. А.Расих. – Мондый чакта ятып торган ирне син ир дип әйтерсеңме соң? – диде Туңгак алып, сер сынатасы килмичә. Н.Фәттах. Сер сыю Кемгә дә булса ышанып, сер сөйли алу. Заманында безнең дә сер сыя иде, бер-беребезне бер дә чит итми идек. А.Гыйләҗев. Сер сыярлык бер кешем генә дә юк. К.Тимбикова. Сез инде сер сыймаслык кешеләр түгел, соңыннан мин әйткәннәрне кемгәдер сөйләрсез дип тә уйламыйм. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә