СЕПАРА’ТОР и. лат. 1) тех. Бер матдәне яки матдәнең кайбер өлешләрен икенчесеннән чистарта, аера торган җиһаз яки аппарат. Төргәкләр тискәре һәм уңай кисәкләрдән араларына сепараторлар куеп җыелалар. Тракторлар һәм автомобильләр. Без Җәүдәт белән суыткыч рәвешендәге, гади судан җиңел суны аерып ала торган «сепаратор» проекты эшләдек. Татарстан яшьләре 2) к. сепарат. Байтирәккә беренче сепараторны ул алып кайткан. Г.Бәширов. Кайбер очрашуларда мотоцикл, тегү, кер юу машиналары, хатын-кызларга кышкы күн итекләр, сепаратор кебек нәрсәләр дә сорадылар. Ф.Садриев. Төрле маркадагы сәгатьләр, сепаратор кебек көнкүреш техникасын ремонтлап бирүне сорап та еш мөрәҗәгать итәләр аңа. Т.Нәҗмиев |