СЕПАРАТИЗМ и. лат. сәяси Аерылып, бүленеп чыгуга, аерымлану омтылышына нигезләнгән сәясәт. Без бернинди сепаратизм белән дә шөгыльләнмибез, Россия законнары кушкан микъдарда суверен булып, дәүләт булып, бергә Россиянең киләчәген кайгырту өчен яшибез. Т.Миңнуллин. Ә республика һәм өлкәләргә сепаратизм ярлыгы тагып, сәламәт тамырларына балта чабуны мин гомумән аңламыйм. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә