СЕҢҮ ф. 1) Берәр нәрсәнең эченә үтеп, аның күзәнәкләре, кисәкләре арасында таралу (сыеклык, ис һ.б.ш. тур.). Я, бетте, онытты Фәйрүзә, чәчәк исе сеңгән күлмәген чөеп атты да клубка җыенды. Н.Гыйматдинова. Утын яркаларына ияреп кергән кар кисәкләре, кайнар чәйдә эрегән шикәр шакмакларыдай, теләр-теләмәс кенә, агач тәненә сеңеп юкка чыгалар. М.Кәбиров

2) Кемгәдер бик нык сыену; каты итеп кочаклау; кочагына керү. Кыз бөтен тәне белән аңа сеңде. М.Маликова. Янгураз назларына сусаган тәнем, үзен алдый-алдый, Булат кочагына сеңде. Р.Габделхакова. Самат, дерелдәп, әтисенең тынчу кочагына сеңде. Р.Зәйдулла

3) Берәр өслеккә тыгыз катлам булып яту, керешеп китү. Рибб Локс яртылаш җиргә сеңгән квартирасына кайтып керде. А.Тимергалин. Хәлсезләнгән ир тагын да ныграк ятагына сеңде. Р.Гыйззәтуллин

4) Чүгү, элекке биеклеген җую, тәбәнәкләнү. Куркыныч кунак кисәк кенә Вәсиләгә борылды, һәм бер карашыннан түтәй кәнәфигә сеңеп шып булды. Ф.Гыймалтдинов

5) Нык иелеп, бөгелеп, ятып һ.б.ш. рәвештә күренмәскә тырышып посу, качу. Малай борчак җиренә сеңгәндәй булды. К.Тимбикова. Син, укытучы апа күрмәсен, сорамасын дип, партага сеңеп утырасың, ә ул Кәтүк башы белән, миннән сорагыз, мин беләм дип, кулын күтәрә. И.Гази. – Кер, – диде Латыйпов, каушавыннан урындыгына сеңеп. Н.Гыйматдинова

6) күч. Хәтергә, күңелгә нык кереп урнашу. Җирдә кешечә яшәү өчен аларга – тумыштан ук сугышчы булган кыю ирләргә – әледән-әле үләргә һәм яңадан терелергә кирәк иде. Бу аларның канына, миенә сеңгән. Н.Фәттах. Үземә тиешле эшләрне бетергәч, дәрес әзерләргә утырган идем, башыма берни сеңмәде. М.Хуҗин

7) күч. Йокыга талу. Малайларга урын идәнгә җәелде, алар яту белән сеңделәр. А.Гыйләҗев

8) күч. Юкка чыгу; китү; юк булу. Халыкның аһ-зарлары кайларга сеңде? М.Мәһдиев

Сеңә бару Торган саен ныграк сеңү. Әйтәсе дә түгел, бу үзе бик гади, үзе аңлаешлы өйрәтүләр малайлар күңеленә көннән-көн ныграк сеңә бара иде. Ә.Еники. [Нурия] бөтен тәнендә рәхәт-татлы бер оеганлык сизә, Солтанның җылы кочагына сеңә бара, сеңә бара. Г.Ахунов

Сеңә килү Әкренләп күптәннән бирле сеңү. Әнисенең ул гадәте Рәйханага бала чактан ук сеңә килде. Р.Ишморатова

Сеңә төшү Бераз сеңү; тагын да ныграк сеңү. Текә яр тәбәнәкләнгән, җиргә сеңә төшкән. Ф.Бәйрәмова

Сеңеп бару Рәттән барысы да сеңү. Салих әфәнденең бөтен әйткәннәрен аңлавы җиңел иде, һәр әйткәне, ничектер, үзеннән-үзе күңелгә кереп, хәтергә сеңеп бара иде. Ә.Еники. Сөмбеләнең алмаз яшьләре шунда эзсез сеңеп бара... А.Гыйләҗев

Сеңеп бетү Тәмам сеңү, нык сеңү. РТЯның бер тулай торагы Гоголь урамында тыштан бик матур, ләкин эченә карболка исе сеңеп беткән ак йортта иде. Ә.Еники. Әнә, янтаеп, җиргә сеңеп беткән өй. А.Тимергалин

Сеңеп калу Үз вакытында сеңү; ниндидер вакыйгадан соң сеңү. Әтисенең туган җире аның аңына мәңге җәй, мәңге кояш, яшеллек һәм тынычлык хакимлек иткән сихри ил булып сеңеп калды. Н.Фәттах. Кадриясенең кичә тырышып-тырышып сөйләгән сүзләре, чыннан да, хәтергә сеңеп калмаган иде ---. А.Гыйләҗев

Сеңеп китү Кинәт сеңү. Салон-ресторанда ул көлгәндә, теплоход суга сеңеп киткән сыман була иде. М.Мәһдиев

Сеңеп тору Даими сеңү, озак вакыт дәвамында сеңү; сеңгән булу; күпмедер вакытка сеңү. Сезнең шигырьләрегез йөрәккә сеңеп тора, алар, улагын тутырган чишмә булып, күңелгә агыла. М.Хуҗин. --- нәни чебиләр, нәни бәпкәләре генә түгел, дөнья күргән тәҗрибәле тавыклар да бер мизгелгә һуштан язарга җитеп, җиргә сеңеп тордылар. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә