СЕҢЕЛКӘШ и. ирк. Үзеңнән яшьрәк хатын-кызга иркәләп мөрәҗәгать итү яки атау сүзе. – Әй сеңелкәш, – диде Хөснетдин, – исең киткән икән! Ш.Камал. Бик дефицит чакта «Соната» транзисторын шушы сеңелкәше аркылы алдырдым дигән иде [Гайфи]. А.Гыйләҗев. Сеңелкәшем сөенер инде, дип, үзем дә сөенә-сөенә апаларга киттем. Г.Мөхәммәтшин |