СЕҢЕЛ и. 1) Үзеңнән кече кыз туган. Кайбер очлы күзләргә абый белән сеңелнең үзара мөнәсәбәте бик шикле тоелды. Н.Фәттах. Ул, чалгысын атып бәреп, сеңлесе янына очты. А.Гыйләҗев. Әлеге Зәйнәб исемле кыз татар мәдәниятендә тирән эз калдырган шәхес – Шиһаб Әхмәровның бертуган сеңлесе булган икән! Р.Зәйдулла 2) сеңелем, сеңлем форм. Үзеңнән яшь хатын-кызга мөрәҗәгать сүзе. Галимҗан сүзне сорау белән башлады: – Сез моны кайдан алдыгыз, сеңлем? С.Поварисов. – Сеңелем, – диде Хөсәен, хисапчы кызга эндәшеп. – Медсестра Шәфикага әйт, өй борынча йөреп чыксын, яралылар байтактыр. А.Гыйләҗев. Камәрия тагын каршы төште: – Миңа Гөлнисамнан сер яшерүе бик кыен, сеңелем. К.Тимбикова |