СЕҢДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. Сыекча, газ кебек нәрсәне сеңәрлек итеп әйбернең эченә кертү, үткәрү. Туйганчы, тәмам сеңдереп һәм гөрләвекләр йөгертеп, бөтен дөньяны суга батырып яңгыр явып үткән иде. Ф.Яхин. Хәзер ташу да юк инде. Урманнарны кисеп бетерделәр, карны кырларда ук сеңдерәләр, кайдан килсен ул ташу? Р.Зәйдулла 2) Сеңә торган нәрсәне үз эченә алу; шундый үзлеккә ия булу. Кар сулары, гөрләвекләр, шәбәеп яуган җәйге яңгырлар Харис абыйның тиресләр белән ашлаган җирен юып кына төшерәләр дә лып итеп Борһан абыйның бакчасына сеңдерәләр. Н.Кәримова 3) йөкл. юн. күч. Күңелдә-хәтердә нык калырлык итеп аңлату, өйрәтү (белемне һ.б.ны). Мәсьәләнең асылын аның йөрәгенә ышандырырлык итеп сеңдерә алсаң, ул аны башкалар йөрәгенә салырга ашыга. С.Поварисов. Син аңа әйт, Туңгак. Баш чабу белән шаярырга ярамаганлыгын үткәзеп, сеңдереп әйт! Н.Фәттах 4) күч. Күңелгә-хәтергә нык алу. Җитмәсә тагы Әнисә дә моны күңеленә бик җиңел сеңдерде. М.Шабай. Ул укыганнарын озак кына вакыт зиһененә сеңдерә алмыйча ятты. А.Расих. Тик апасы яңадан берни сорашмады, хәтеренә сеңдерергә җыенган шымчы сыман, утлы күзләре белән баш-аягымны тикшереп чыкты. А.Гыйләҗев 5) күч. гади с. Сугып-кыйнап һ.б.ш. рәвештә тора-кузгала алмаслык итү, егу. Алып Закир башта [каракларның] пычаклысын сугып сеңдерә һәм бәрәңге базына тибеп төшерә, аннары берәм-берәм тегеләрен дә. Г.Гобәй Сеңдерә бару Берәм-берәм рәттән барысын да эзлекле рәвештә сеңдерү. Чөнки алар меньшевик, кадет газеталарын җыйнаганда, тегеләрнең һәммә сүзләрен йөрәкләренә сеңдерә баралар. Ш.Камал. Ә инде ат чабыштыру, җир эшләре, дөнья көтү сәнгатенә бирелеп китүен Галимҗан бәләкәй чакта ук күреп, үзенә сеңдерә барып үсте. С.Поварисов Сеңдерә килү Электән үк, күптәннән сеңдерү. Әтисе тел белән юарга оста, үз карашларын әкренләп кызына сеңдерә килә. Ф.Яруллин. Яши-яши кеше үзгәрә, мохиткә җайлаша, якыннарының гадәтләрен сеңдерә килә икән. Т.Галиуллин Сеңдерә төшү Бераз сеңдерү; тагын да күбрәк сеңдерү Сеңдереп бетерү Тәмам сеңдерү; барысын да сеңдерү. Ә пожарниклар --- халыкны читкә куалар һәм, бик эшлекле кыяфәттә, бармак башы кадәр күмерләрне сүндереп, инде халык әллә кайчан су сеңдереп бетергән урынга шапыр-шопыр су сиптереп йөриләр. Г.Рәхим Сеңдереп калу Озак вакыт хәтердә сакланырлык итеп сеңдерү. Бөек дәрья аңа: – Кырлар, болыннар, карурманнар аша узганда, мин башаклар пышылдавын отып алам, чәчәкләр исен, яр буена су эчәргә төшкән ялгыз боланның сагышлы күзләрен хәтеремә сеңдереп калам. Ф.Әһлиуллина Сеңдереп кую Алдан ук яки тиз арада сеңдерү. --- моңарчы малай-шалайга үртәргә сәбәп булып кына килгән ике түбәнең дә киләчәктә файдага ярап куячагын күңел почмагына сеңдереп куйды [Әскәр]. А.Гыйләҗев Сеңдереп тору Сөйләү моментында сеңдерү; озак вакыт дәвамында сеңдерү. Солдатлар аның кычкыруын тыңлап, киеренке йөз белән буйларына сеңдереп тордылар. Х.Камалов |