СЕҢГЕРҮ ф. Эчкә алган һаваны кинәт чыгарып, борын эчен лайлалы сыекчадан чистарту. – Менә без дә килеп чыктык, – дип кабатлады агай, кесәсеннән керле кулъяулыгын чыгарып, пошкырып, борынын сеңгерде. А.Гыйләҗев. Китеп барышлый, без малайларга таба борылды һәм, бияләен борын кырыена терәп, ямьсез итеп бер тапкыр борын сеңгерде дә арадан мине танып, яман кычкырды ---. М.Мәһдиев Сеңгереп алу Тиз генә сеңгерү. Ләкин тормыш авырлыклары алдында җебеп төшәргә яратмаган Мәгъсүм кинәт авызын зур итеп ачты да каты итеп борынын сеңгереп алды. Х.Ибраһим Сеңгереп кую Бер тапкыр сеңгерү. Ул Наиләне кызгануын расларга теләгәндәй, җебегән борынын сеңгереп куйды, аннары: – Бригадирыгыз Мисбах булыр, – дип өстәде. Ф.Яруллин |