СЕНТИМЕНТАЛЬ с. 1) Сентиментализмга нигезләнгән, шуның рухы белән сугарылган (әдәби юнәлеш, әсәр һ.б.ш. тур.). Әсәрнең уңышы аның сентименталь булуындадыр. Р.Батулла. Бүгенге заманда сентименталь сюжетлар, хеппи-энд белән тәмамланган мәхәббәт тарихлары – барысы да телевизион сериалларга күчте. Идел 2) Эчтәлеге сай яки әһәмиятсез булып, вак, нечкә хисләр белән нык сугарылган, артык төче. Сентименталь җыр. Сентименталь роман 3) Сентиментальлеккә, нечкә хисләргә тиз бирелүчән. Кичер, Һади, син Гөлчәһрәгә артык сентименталь була килдең, яратуың турында син сүз чишмәсе агыза идең. Р.Батулла. Мәгърифәтчелек идеяләре, романтик буяулар, кайвакыт елар дәрәҗәгә җиткән сентименталь герой... – болар барысы да Г.Кандалый иҗатында бар. Р.Рахман |