СЕНТИМЕНТАЛИЗМ и. фр. 1) XVIII гасырда Европада кешенең рухи дөньясын, мохитен, тормыш шартларын идеаллаштырып һәм шул ук вакытта хискә артык бирелеп сурәтләүгә нигезләнгән әдәби агым. Г.Исхакый «Теләнче кызы»нда реализм баскычыннан тагын да өскәрәк атлый, «Очрашу, яки Гөлгыйзар» повесте белән кергән романтизм, сентиментализм алымнарыннан да баш тартмый. Р.Рахман 2) к. сентиментальлек. [Сәлимов], Нәфисә килеп керүгә, мәҗлеснең яме китте дип уйлады. Колагына якынрак килеп, Хәбипкә әйтте: – Әйдә, китәбез, монда хәзер сентиментализм башланыр, – диде. Г.Ибраһимов |