СЕНСО’Р с. 1) Күрү, ишетү, тою аркылы рецепторлы органнарга тәэсир итә торган. Биредә медицина кабинеты, бассейн, сенсор һәм музыкаль бүлмәләр бар. Кызыл таң. Психологик киеренкелекне бетерү өчен, сенсор көпшә урнаштырылган, вак моториканы үстерергә күпләгән җиһазлар куелган. Биектау

2) Төрле сигналлар кабул итә торган үтә сиземле өлеше (мәс., экраны, мониторы һ.б.сы) булган. Тәрбиячеләр өчен интерактив такталар, мультимедиа техникасы, тактиль юллар, сенсор панельләр куелган. Яңарыш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә