СЕ’НСОР и. лат. 1) Аерым рецептор яки рецепторлы орган (мәс., колак, күз һ.б.) 2) Датчик. Роботның алгы өлешендә компьютер һәм төрле сенсорлар куелган. Өмет 3) Берәр приборның, җайланманың үтә сиземле өлеше (гадәттә өслеге). Сенсорлы экран һәм мәгълүматлар өчен булган махсус файллар бу җайланманың нигезен тәшкил итә. А.Низамова. Һәр җирдә урнаштырылган исәпсез-чутсыз камералар да, үзе бер офисны тәшкил иткән сак хезмәте дә, ишектән чыкканда сызгыра торган сенсор тамгасы да чик куя алмый хәйләкәр бурларга. Ватаным Татарстан |