СЕНСА’ЦИЯЛЕ с. Сенсация ясый торган; сенсация тудырырлык, сенсация дәрәҗәсендәге. Мәскәү газеталары гына ул НЛОлар, «Кар кешеләре» турында сенсацияле мәкаләләр язып яталар. Ф.Имамов. Кызык, нинди кеше шундый гаҗәп ачыш ясаган, сенсацияле фаразның авторы кем? Байрак |