СЕНСА’ЦИЯ и. лат. 1) Берәр көтелмәгән вакыйга яки хәбәр нәтиҗәсендә туган гадәттән тыш көчле тәэсир, аеруча дулкынландыргыч хәл. Ләкин, киләчәктә сенсация булырлык берәр зур эш эшләрмен, дигән уй күңелемнән китми. Г.Мөхәммәтшин. Ә морза кызы – дворянка Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы Заһидә туташның сәхнәгә чыгуы сенсация булды. Р.Батулла

2) Бик дулкынландыргыч хәлгә, тетрәткеч тәэсиргә сәбәп булган гадәттән тыш вакыйга яки хәбәр, яңалык. – Әй, – мәйтәм, – язгалыйбыз кайчак, Шуннан гына карап торып та, Сенсация ясап куяр өчен, Кызык хәбәр маташтырып та. Х.Туфан. Юк, [Коллинзның] мәкаләсен күрмәдем. Сенсацияне бик ярата, диләр... А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә