СЕНСАЦИОН с. к. сенсацияле. Көннәрдән беркөнне иң сенсацион яңалыкны Равил Шәрәфиев алып кайтты. Т.Миңнуллин. Эфирдан атаклы биюче Рудольф Нуриевның Франциядә калуы турында сенсацион хәбәр тапшыралар иде. Р.Батулла. Икенче көнне дөньяның барлык газеталары Курыновның бу җиңүен «Олимпия уеннарындагы иң сенсацион хәл» дип атый. А.Гафиятов |