СЕНБЕРНАР и. фр. зоол. Озын йонлы, эре гәүдәле, көчле эт токымы һәм шундый токымлы эт. Төркемдәге Полканның ышанычлы дусты Казбек сенбернарлар нәселеннән. А.Хәсәнов. Хезмәт хакын айныкын айга җиткерә алмый йөдәгән Әхтәри эт үрчетеп карарга булды. – Сенбернар ал, – дип киңәш итте аңа дусты Хәттаб. Ф.Зариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә