СЕНАТ и. лат. 1) Борынгы Римда иң югары дәүләт органнарының берсе. Борынгы римлылар Карфаген белән сугышканда, Катон дигән бер патриций Рим сенаты утырышында һәрвакыт речь сөйли икән. М.Мәһдиев 2) Элекке Россиядә югары хөкем-суд инстанциясе сыйфатында шикаятьләрне карый торган һәм дәүләт аппаратына күзәтчелек итә торган хөкүмәт органы; санат. Бу кадәр зур эш ачылгач, губерна суды, бөтен Каргалы халкын ерак Якутиягә сөрергә рөхсәт сорап, Петербургтагы сенатка мөрәҗәгать итә. Ә.Еники. Дини сәясәт, мөселманнарның көчләп чукындыруга каршы көрәше синод һәм сенат архивларында саклана. Ф.Ислаев 3) Кайбер дәүләтләрдә парламентның югары палатасы. Безнең белән бергә Берлин сенаты һәм «Россия халыкларының Берлиндагы дуслары» җәмгыяте җаваплы хезмәткәрләре шундый ук изге гамәлне кылдылар. Р.Мостафин. АКШта сенатка һәм вәкилләр палатасына һәр штаттан икешәр сенатор сайлана. Халык санына туры китереп. Р.Хәкимов 4) Кайбер илләрдә югары муниципаль орган, университет советы һ.б.ш. оешма |