СЕМЬЯЛЫК и. 1) биол.Үсемлек һәм хайваннар дөньясында төзелешләре охшаш һәм чыгышлары ягыннан үзара якын берничә төрне берләштергән төркем. Аның [миләшнең] җимешләре нәни алмаларга охшаган, ә бу юкка түгел, алар бер семьялыктан. Ф.Ибраһимова. Мәче танылган ерткычларга – юлбарыс һәм хайваннар патшасы арысланга – «туган» туры килә, чөнки алар бер семьялыктан. Табигать бизәкләре

2) лингв. ялг. к. семья (5 мәгъ.). Алтай телләре, үз чиратында, фин-угор һәм дравид тел семьялыкларына якын торалар. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә