СЕМЬЯ и. рус 1) Ата-ана белән балаларның, кардәшләрнең һәм бүтән якын кешеләрнең бергә яшәүче төркеме; гаилә. Сезнең семьяга өченче берәү катнашып, ышанычыгызны, өметегезне өзгән дип аңларгамы? С.Баттал. Гомере буе семья, бала-чагасын кайгыртмады. М.Мәһдиев

2) Җәмгыятьнең шундый төркемнән гыйбарәт иң кечкенә берләшмәсе, ячейкасы. Мин булачак семья ячейкасы исеменнән шелтә чыгардым. Ә.Фәйзи. Шуңа күрә күбесе анда ялгыз марҗаларга йортка кереп, семья корып диярлек яши, кайсысының инде идәндә тәгәрәшеп балалары да йөгереп йөри. Р.Зәйдулла

3) күч. кит. Уртак эш, уртак максат хакына берләшеп дус яшәгән кешеләр төркеме; тату коллектив. Аның истәлегенә колхозыбызны «Байчурин» колхозы дип атаганнар. Без хәзер сугышып тормыйбыз, бер семья булып яшибез. А.Алиш. Бәйрәм белән, хезмәт халкы, Хезмәт семьясы, Коммунарлар, баһадирлар Династиясе! Х.Туфан

4) Бер ояда туган һәм шунда үстерелә, асрала торган кош-корт яки хайваннар төркеме; оя. Шуларны исәпләп карасаң, бер семья корт кына да никадәр эш башкара. Ф.Яруллин. Тик, карап торам, умарта семьяларым көчле. А.Хәсәнов

5) лингв. Кардәш телләрнең иң зур төркеме. Төрки телләр дә аерым кардәшлек семьясы тәшкил итәләр. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә