СЕМИТ и. фр. Алгы Азиянең, Төньяк һәм Көнчыгыш Африканың бер өлешен биләп яшәүче яһүд, гарәп һ.б.ш. телләре үзара якын булган тугандаш халыклар төркеме һәм шул халыкларның бер вәкиле; сами. Ул картвель телләренең семит, баск телләре белән уртаклыгы турында фәндә факт белән беркетелмәгән теория уйлап чыгарган икән... М.Мәһдиев. Дөньяда һинд-европа, семит, фин-угор, дравид, кытай-тибет, банту, кавказ һ.б. тел семьялары бар дип исәпләнелә. Н.Фәттах |