СЕМИО’ТИКА и. гр. Шартлы яки шартсыз хәбәр, мәгълүмат чыганагы булган, нинди дә булса бер мәгънә белдергән билгеләр, тамгалар, сигналлар, эзләр һәм аларның системалары турындагы фән. Сәнгать әсәрләрен тикшерү эшендә семиотика (билгеләр турындагы фән) методларын механик рәвештә куллану да акланмас иде. К.Гыйззәтов. Семиотика фәне барлыкка килгәч, әдәбият белемендә «образ» төшенчәсе белән янәшә «билге» (знак) термины активлашты. А.Батталова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә