СЕМИНА’РИЯ и. лат. 1) 1917 елга кадәр Россиядә урта педагогик уку йорты. Без инде кайтып та җиткән идек. Семинария каршысында тукталдык. Ә.Еники. [Солтанны] Алабугага, учительский семинариягә бирергә исәп. Г.Ахунов. Алты елдан соң училище семинария итеп үзгәртелә. Татар халкы һәм Татарстан тарихы

2) Православие руханиларын әзерли торган урта уку йорты. Алга таба христианлаштырылганнарны семинарияләргә алырга, әмма алар беркайчан да ана телен онытмаска тиеш, һәм, иң мөһиме, урыс булмаган телләрне өйрәтүне кертергә кирәк! Р.Батулла. Мәсәлән, Нижний Новгородтагы духовная семинария епискобы Дамаскин 1785 елда русча-татарча-чувашча-мордвача-марича сүзлек бастырып чыгарган. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә