СЕМИНАР и. лат. 1) Студентлар төркеменең берәр фән буенча практик эш дәресе. Хәлбуки Моратовның университетка катнашы бик аз, ул бер курста семинар дәресләре генә алып бара иде... А.Гыйләҗев. Мин бүген йокыдан соңрак тордым, кичә семинарга озак әзерләндем. Р.Сабиров 2) Берәр махсус темага багышлап, аны тирәнтен өйрәнү өчен, төркем белән үткәрелә торган белем күтәрү чарасы. Менә шул институт каршында берзаман, психотехниклар хәзерләп чыгару өчен, бер еллык семинар оештырыла. Ә.Еники. Ә бер көнне мине тарих укытучыларының семинарына шәһәргә җибәрделәр. М.Мәһдиев |