СЕМЕСТР и. лат. Югары һәм махсус уку йортларында уку елының бер яртысы. Беренче семестр азагы якынлашып, имтиханнар бирер вакыт җитте. Ә.Хәсәнов. Әмма мин беренче курсның танышу семестрында бәрәңге алуда катнаша алмый калдым. И.Нуруллин. Шөкер, беренче семестрны уңышлы гына җиңеп чыктым. Г.Галиев |