СЕМАСИОЛО’ГИЯ и. гр. лингв. Тел белеменең сүзләр, идиомалар, аерым тел берәмлекләре сүзтезмәләр һәм җөмләләрнең мәгънәләрен тикшерә торган тармагы. Телнең мәгънә ягын тикшерсәк, ул грамматика түгел, семасиология булып китәргә тиеш. Г.Алпаров. Сүзләрнең мәгънәсен, мәгънәләр үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган тармак семасиология (грек. seme – мәгънә, logos – өйрәнү) дип атала. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә