СЕМА’НТИКА и. гр. лингв. 1) Сүз, идиома, сүзтезмә, җөмлә һ.б.ш. категорияләрдә мәгънә. Бу – семантикасы белән «сака ирләре» дигән сүз була. М.Зәкиев. «Албастылар» әсәрендә сынау һәм котылу семантикаларына нигезләнгән мотив – үзәк мотивларның берсе. А.Шәмсутова 2) к. семасиология. Рус теленә күчү татар теленең төрле тармакларында (фонетика, лексика, морфология, синтаксис, семантика) һәм төрле формаларда күзәтелергә мөмкин. Фән һәм тел |