СЕЛЬДЕРЕЙ и. гр. бот. Тамыры һәм яфрагы аш тәмләткеч итеп файдаланыла торган икееллык үсемлек. Каз муеннары сельдереймы, петрушкамы белән бизәлгән. М.Мәһдиев. Зәнфирә өстәлгә суган-сарымсак, сельдерей, укроп исләре килеп торган кып-кызыл борщ китереп куйды: – Әйдә, аша, хәзер сиңа кайнар шулпа кирәк. Ф.Садриев |