СЕ’ЛЬВА и. лат. Көньяк Американың дымлы тропик урманнары. Шулай гөрләп торган калаларны йөз ел вакыт үтүгә сельва йота. Ә.Дусай. Монда аны «сельва» дип атыйлар, португалиялеләр телендә ул «урман» дигәнне аңлата. Материклар һәм океаннар географиясе. Сельва Африка урманнарыннан шактый дымлырак, үсемлекләр һәм хайваннар төрләренә дә байрак. География



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә