СЕЛТЕЛЕ с. 1) Составында селте булган, селте салынган, катнаштырылган. Аларның поташ (көлдән ясала торган селтеле матдә) заводлары да, кәгазь фабрикалары да, пыяла заводлары да булган. С.Алишев. Матдәнең гидролизы нәтиҗәсендә, эремәдә әче, селтеле яки нейтральгә якын тирәлек барлыкка килә. Гидролиз 2) Селте белән эш итә торган. Әнисе хромлаштыруда, гомере буе селтеле цехта эшләгән, пенсиягә чыкканчы ук авырып киткән. Н.Хәсәнов |