СЕЛТЕЛӘНҮ ф. 1) Селтегә әйләнү (көл һ.б.ш. тур.). Районның төньягында – соры урман туфрагы, Буадан көньяккарак селтеләнгән кара туфрак өстенлек итә. Татарстан Республикасы: кыскача географик белешмәлек

2) Составында селте күләме арту (су, туфрак һ.б.ш. тур.)

3) күч. Усаллану, зәһәрләнү. Агымда булмауны сизеп, Селтеләнеп ачынудан Анда башка омтылышлар, һәм бүтәннәр бара алда. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә