СЕЛТЕ 1) и. Берәр тоз белән кислота кушылуыннан барлыкка килгән зәһәр химик матдә. Аппаратның бункерына тимер вагы ташладылар, Олдридж. Ә дистилляторга зәһәр селте салынган... А.Тимергалин. Берләшмәгә үткәч, гальваника цехы үзен шундук белдерде: селте парлары белән аралашкан әчкелтем һава борынны ярып керде, тамак төбен әчеттерде. Н.Хәсәнов 2) Агач көле салып кайнатылган, кер юу өчен файдаланыла торган эремә. Хуҗа хатын да аннан өметен өзде: элекке кебек куе каймак та эләкми егеткә хәзер, бәрәңге дә ярмаланып пешми, мендәр тышыннан селте исе килә, яккан мунчасы исле, идәне сап-салкын була. А.Гыйләҗев. Бу юлы бигрәк агартып югансың, дип әйтимме... Әллә селте суыннан шулай агардылар микән? Г.Галиева |