СЕЛТӘ’Ү ф. 1) Болгау, селкү. Чәнси, йөгереп килмәкче булып, артына чигенде, ләкин, шуны гына көтеп торган сыман, ырылдап, кулларындагы артыш таякларын селтәп, шундук аны камнар уратып алды. Н.Фәттах. Мөзәкир, чалгыны җайлап тотып, уңга-сулга селтәп, һава телде: чалгы җиңел, кулда сызгырып кына йөри!.. А.Гыйләҗев

2) Кизәнеп болгау. Әгәр дә карчык, ачуланып, котырып, йотмакчы булса, бу батырлар (егетләр), кылычларын бер селтәү белән, убырлы карчыкның гомерен кыскарталар. К.Насыйри. Солтан Мөгыйннең артына борылып каравын, ат өстеннән күтәрелә төшеп, уңлы-суллы камчы селтәвен күрде. Г.Ахунов

3) Изәү. [Хәмдия] ишектән башын тыгып, Бакыйга кул селти. М.Фәйзи. Артыма борылдым да Госманга кул селтәп кычкырдым. Ф.Хөсни

4) Җилпеп селкү, кагу (канатны һ.б.ш.). [Акчарлаклар] ак канатларын селтәп-селтәп, бер югары, бер түбән очып --- кычкырыналар. Ш.Камал

5) Ыргыту, чөю. Ир казыгын селтәү белән, Бүдәнә оча да хатынның савып торган сыерының мөгезенә килеп куна. Әкият. [Шаһтимер] ташны көтүгә таба селти. М.Фәйзи. Күз ачып йомганчы малайлар [көрәшүчеләр] бер-берсен селтиләр дә ыргыталар, селтиләр дә ыргыталар. Бер егучыга унлабы сикереп тора. Ә.Еники

6) Кизәнеп, селтәнеп сугу. Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем. Ф.Хөсни. Әнисе, ачуланып, чыбык алды да: – Кит әле, каймакны пычратма син! – дип, песигә берне селтәде. Д.Аппакова

7) Егу, очыртып җибәрү. Көтелмәгән җирдән Әптелбәр атылып чыкты да Габдулланы үчекләп торучы малайлар өстенә ташланды, аларны уңлы-суллы селтәп ташлады. Ә.Фәйзи

8) күч. Кулга төшерү, эләктерү. Егет кенә түгел, карчыга ул безнең кияү. Шулай булганга күрә илдә бер булган Маһруйны селтәде дә. М.Фәйзи. Канатларын җитез селки ул [акчарлак]. Вак хамсаны [балыкны] бик тиз селти ул. К.Нәҗми

9) күч. Урлау, шудыру, чәлдерү. Малай чакны шулай берәүдән каеш чыбыркы селтәп кайттым. А.Расих. Тоташ урлашу, селтәү, сыртка салу, чәлдерү, үзләштерү. Татарстан яшьләре

Селтәп алу Тиз генә, бер тапкыр селтәү. [Алып баручы] Залда утыручыларның берсенә ишарә ясагандай, кулын селтәп алды да шигырь укый башлады. Ф.Баттал

Селтәп җибәрү Кискен хәрәкәт белән селтәү. Ул арада күк көтүчесе уттан үргән яшен камчысын дә селтәп җибәрде: урман эчләре ялт-йолт итеп китте. Г.Әпсәләмов. Исәнтәй аларны як-якка җиңел генә селтәп җибәрде дә каганның аягы астына барып егылды. Н.Фәттах

Селтәп кую Бер мәртәбә селтәү. Ләкин аның гадәтен зимагурлыкта йөргән чактан ук белә: фәһем алырдай сүз булса – тыңлый, рухына туры килмәсә, я бөтенләй эндәшми, я кулын гына селтәп куя. С.Поварисов. – Ю-у-к! – дип, кулын селтәп куйды Галиулла. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә