СЕЛТӘНҮ II и. 1) Кизәнү, изәү, селкү хәрәкәте. Учларын читкә каратып селтәнүе «күземнән югал, кит» дигәнне аңлата иде булса кирәк. Ф.Латыйфи. Билгеле бер санда селтәнү ясагач, ятьмә капчыгын кинәт кенә кыршау аркылы ташлыйлар. Яшь натуралистларга

2) күч. Эш-хәрәкәт, гамәл. Мөмкинме соң бер селтәнү белән Бөтенесен кире борырга?! Ә.Рәшит. Шулай ук каләм әһелләре үзләре дә бер селтәнү белән дингә булган хөрмәттән аерылып бетә алмыйлар, аларның күңел дөньясында моңа каршылык бар, вакыт-вакыт ул үзен сиздереп тә куя. Ф.Галимуллин

3) күч. Каршы чыгу гамәле, һөҗүм. Киләчәктә ничек булыр, Шамкаевның Марсельгә биргән бәясе Марсель рухына беренче тапкыр селтәнү булды. Т.Миңнуллин. Хәләл акчаңны түләп язылган журналның үз вакытында килеп җитмәвен матбугат ирегенә селтәнү рәвешендә кабул итәргә кирәктер?! Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә