СЕЛТӘНҮ I ф. 1) Кул яки корал белән селтәү хәрәкәте ясау. Тик аңа [Шамилгә] җиңелрәк эш таптылар: усал күршегә селтәнергә дә, кизәнергә дә ярамый иде. Н.Гыйматдинова. Теге ярда бер ир-ат чалгысын кулга алды, янады, аннары, кискен генә селтәнеп, печән чаба башлады. Р.Зәйдулла 2) Сугарга, бәрергә кизәнү. --- конвойчы карт Галләмовка мылтык түтәсе белән селтәнгән иде, тегесе агарынып, яралы битен кулы белән каплады. Г.Ахунов. Илдархан, нәфрәтен дә кулына күчереп, тагын селтәнеп сукты, Ятманов сыгылырга өлгергәнче, аны җан көченә этеп җибәрде. М.Хуҗин 3) күч. Һөҗүм итәргә тырышу, каршы чыгу, тәнкыйтьләү. Теге адәм Фрунзега селтәнгән икән. Болай да сызланып яткан яралы хайван, ачыргаланып, кызыл йөзленең арт саныннан умырып тешләп тә өлгергән иде. Д.Бүләков 4) күч. Хәлдән килмәстәй кыен эшкә алыну, берәр нәрсәгә ирешергә омтылу. Чит ил машинасына селтәнү Селтәнеп алу Бер тапкыр, тиз генә селтәнү. – Дәшмә! – Идрис сөякчел куллары белән һавада селтәнеп ала. Ф.Бәйрәмова Селтәнеп җибәрү Көтмәгәндә селтәнү. Ул атын кырт кына уңга борды, әле һаман авызы ерык Төпсәнең каршысына килеп басты, кыныдан кылычын тартып алды да бар көченә селтәнеп җибәрде. Н.Фәттах |