СЕЛКҮ ф. 1) Тузанын, чүбен һ.б.ш.ларны кагып төшерү өчен, кискен хәрәкәт белән болгау, селтәү, җилпү. Хәер, ападан бер ишетеп калган идем: базарда, имеш, чи тиреләрдән селкеп җыйган нафталинлы тоз саталар, дип... Ә.Еники. – Әй, шушы, – дип карлы шәлен салып селкеде Гөлфиянең әнисе, – кыланып йөри шунда! Ф.Шәфигуллин. Өстегезне кагыгыз, селкегез, юыныгыз, әнә сезгә Кармыш инеше. З.Зәйнуллин 2) Капчык, савыт һ.б.ш.ларның авызын, өстен түбән караткан хәлдә кискен болгап, селтәп яки җилпеп, эчендәге әйберен бушату. Лениза өйгә керде дә, сумкасын ачып, эчендәге бар нәрсәне өстәл өстенә селкеде. М.Маликова 3) Очу өчен канатны хәрәкәтләндерү, җилпү. Якыннан гына очып үткән юеш карганың авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала. Ә.Еники 4) Болгау, төрле якка хәрәкәтләндерү. Саубуллашып яулык селеккән күк Сызылып калды Казан төтене. Х.Туфан. Песи, аны аңлаган сыман, мырлый-мырлый койрыгын селки иде. А.Гыйләҗев. [Мәче] Пычракка баскан саен, җирәнгән кебек, алмаш-тилмәш аякларын селки. Г.Сабитов 5) Изәү, берәр ишарә хәрәкәте ясау. Алар киткәч, эшләүчеләрнең өсләреннән авыр йөк төшкән кебек булып калды, һәм, алар ераклаша төшү белән, һәркем эштән туктап, әрле-бирле селкеп, талган кулларын яздылар... М.Гафури. Кечкенә буйлы, павиан токымыннан булган маймылныкына охшаш йөзле малай, бу сүзләрне раслап, башын селкеде. Р.Зәйдулла 6) Болгау, җилтерәтү, селкетү. Сумкасын селкеп, Зәнә керә, әти-әнисен күреп туктый. А.Гыйләҗев. Дөньяның читенә чыгар идем дә утырыр идем аякларымны селкеп! Х.Ибраһим 7) к. селкетү (4 мәгъ.). Олы юлга кергәндәге чалуда чананы шулкадәр нык селкеде ки, икесе тиң юл читенә тәгәрәп төштеләр. Р.Низамиев Селкә башлау Селкергә керешү. Күлмәкне калдыргач, без кинога барасы идек, Илһам урамда көтеп тора, ә мин йөгереп аска төштем, бәләкәй кулларым белән егетнең изүеннән умырып тоттым һәм бар көчемә селкә башладым: – Маша нәрсә ди ул? Н.Гыйматдинова Селкә бирү Селкүне дәвам итү, озак вакыт селкү. Сырлы таягын селкә биреп, Дәүләкәннең кибетләре арасыннан узганда, һәркемнең дикъкатен үзенә җәлеп итә торган иде. Ә.Еники Селкеп алу Тиз генә, бераз селкү. Чү, Газраил канатларын селкеп алды, Таратты бар болытларны офыкларга... Һ.Такташ. Николай чулак кулын селкеп алды. И.Салахов. Сүзләренең дөреслеген расларга теләгәндәй, ул кулындагы бөгәрләнгән кәгазен Гобәйдулланың борын төбендә селкеп алды. Н.Гыйматдинова Селкеп җибәрү Кинәт кенә селкү. Бераз җир киткәч, кече сеңелләре, бакыр сарайга таба карап, кулъяулыгын селкеп җибәрә. Әкият. Башын селкеп җибәрүгә, елкылдап торган элекке матур чәч толымнары урынына, төптән кысып бәйләгән койрык сыман шыксыз бер нәмәстә айкалып китте. Г.Бәширов Селкеп кую Бер тапкыр селкү. Күк байтал исә, бу тынгысыз кызның бертуктаусыз дилбегә тартып мазасызлавына эче пошып: «Әй, теш корты булдың иң таманысы!» – дигәндәй, дилбегә тартканга койрыгын гына селкеп куя иде. Г.Бәширов. Хатын, «әйе» дигәндәй, башын селкеп куйды. Р.Зәйдулла Селкеп тору Озак вакыт дәвамында, даими яки сөйләү моментында селкү. Әти башын селкеп торды да: – Түзми нишлисең инде. Башыңны ташка орасыңмыни?! – диде. Г.Бәширов. – Вәт, ичмасам, яши кешеләр! – дип, кызыл фәсле башын озак кына селкеп торды [Фатих хәлфә]. Г.Ахунов |