СЕЛКЕТҮ ф. 1) Төрле якка атындырып, кыймылдатып яки бүтәнчә хәрәкәтләндерү. – Селкет кулыңны, бармакларыңны җәһәтрәк йөрт, кан тизрәк төшәр, – дип, мыскыллап киңәш бирде. М.Хуҗин. Тау селкетерлек баһадир иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Н.Гыйматдинова

2) Тирбәтү. Үзем бишек селкетәм, үзем сине уйлыйм, уйлыйм да елыйм. Сөембикә

3) Калтырату, тетрәтү, дерелдәтү. Янгынчының еларга җитешеп кычкыруына каршы, ни хикмәт диген, бөтен авыл, бөтен якын-тирәне селкетеп, калтыратып шаркылдап җибәрде. Ә.Баян. Кайсыдыр бер язны – утыз дүртенче елнымы икән – басу түренә, җир селкетеп, трактор килеп туктады. М.Мәһдиев

4) Сикертеп-калтыратып яки чайкалдырып борчу (дыңгырдык юл һәм транспорт тур.) // з.-сыз Транспортның яки юлның сикертеп-калтыратып яисә чайкалдырып тирбәтүе-борчуы турында. Поездда нык селкетте. Н.Гыйматдинова

Селкетә башлау Селкетергә керешү. – Әй, бала, бер генә минутка тор әле, зинһар, – диде Фәләх һәм, кулын ипләп кенә Гасимәнең иңенә куеп, аны селкетә башлады. В.Нуруллин

Селкетеп алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә селкетү. Өстәл астында утырган ак песи колакларын селкетеп алган арада, Фәрит базга төшеп чумды. Ф.Шәфигуллин. Аны әледән-әле тарих чүплегеннән күтәреп чыгарып, безнең алда селкетеп алалар. Р.Зәйдулла

Селкетеп карау Тикшерү-белү максаты белән селкетү. – Нык ямаган миңа бу хәшәрәт, – диде ул, бер тешен селкетеп карагач. А.Тимергалин

Селкетеп кую Бер тапкыр селкетү. Айтуган карт торып китте дә, бакча рәшәткәсенә таянып, нидер уйланып алды, гүя көчен чамалагандай, иңбашларын селкетеп куйды. Г.Бәширов. Балыкның зур ачылган күзләре әллә гаҗәпләнүдән, әллә дымлы җилдән ялтырый башлады, ул, сизелер-сизелмәс кенә, койрыгын селкетеп куйды. Ф.Зариф

Селкетеп тору Озак, даими рәвештә яки сөйләү моментында селкетү. Су аларны әкрен генә чайкый, бүрәнәләр өстенә утыртып куйган сарылы-зәңгәрле ике өйне, --- мәтеләр белән бергә селкетеп тора иде. Г.Ахунов. Иңбашыннан эләктереп алып, озак кына селкетеп тордым. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә