СЕЛКЕНЧӘК с. 1. Селкенеп, калтырап тора торган. Шул чагында Таҗиткә Әүфил сынчының сүзе дә, йөзе-кыяфәте дә Төпсез чүлмәк чүплегендәге селкенчәк җир кебек бик-бик шикле һәм ышанычсыз тоелды. Н.Фәттах. Болар – суверенлык өчен көрәшнең иң активистлары: аксак-туксак, күрәкарау, селкенчәк, җилсу, чагыр, ярсу микроблар иде. М.Галиев 2. и. мәгъ. 1) к. койка. Әби балык шулпасы һәм балык селкенчәге белән сыйлады. X.Мөҗәй 2) зоол. сөйл. Чәперчек кошлар семьялыгыннан озынча гәүдәле, нәзек аяклы, койрыкларын даими рәвештә селкетеп тора торган кош; чәперчек, сиртмәкойрык; русчасы: трясогузка. Тәкәрлек белән Селкенчәк сазлы-мүкле урыннарда торак җиткергәннәр. Әкият. Күп тә үтмәде, чишмә суы коелган җиргә юеш таш түмгәкләренең берсенә селкенчәк килеп кунды. Р.Батулла |