СЕЛКЕНҮ ф. 1) Даими һәм кайтымлы хәрәкәт ясау, тирбәлү, чайкалу, калтырау, кыймылдау һ.б. Әнә тәрәзәдән төшкән яктыда да кара ботакларның, кемнеңдер чатлы-ботлы куллары шикелле, як-якка селкенгәне күренеп тора. Ә.Еники. Мондый тавыш әллә нинди кальгаларның капкасын ачтыра ала, әмма Венераның керфеге дә селкенмәде. Р.Зәйдулла

2) Калтырау, тетрәү, тирбәнү. Атларның аяк астында җир селкенә. М.Мәһдиев. Шулчак җир селкенде, блиндаж түшәменнән аска җәйгән коры печәнгә шыбырдап балчык коелды, барысы да тын калып, снарядның кай тарафкарак төшүен чамалап тордылар. Х.Камалов. Экскаватор чуен тукмагы белән шундый итеп китереп ора, җирләр селкенә! А.Тимергалин

3) Тыныч хәлдән хәрәкәткә күчеп, кыймылдап-кузгалып кую. Торыйм дисә, гәүдә бөтенләй селкенми. С.Поварисов. Ак яулык селкенүгә, атлар томырылып чаба башлый. Г.Галиева

4) Какшау; нык беркетелмәү яки куба-какшый башлау сәбәпле кузгалырга тору, буш булу. Кассир кычкыра, начальникның тәҗрибә зур ахрысы, исе дә китмичә, күгәне селкенгән ишекне тотып тора. А.Гыйләҗев. Мөгез селкенүнең болай караганда бернәрсәсе дә юк кебек. М.Әмирханов

5) күч. Тигезсез, сикәлтәле юлда, дыңгырдык транспортта тирбәлеп, уңайсыз чайкалып бару. Малай бертын арба селкенгән уңайга чайкалып барды. Ф.Бәйрәмова. – Җиде көн буе вагонда селкенгәннән соң, каты җирдә әллә ничек хис итәсең икән үзеңне, – диде Галия, командирга кулын сузып. Ф.Әһлиуллина

6) күч. Бераз активлык күрсәтү, тырышлык кую. Болай ялкауланып эш бармас, селкенергә кирәк, иптәшләр. И.Нуруллин

7) күч. Талчыгу, хәлсезләнү яки иренү сәбәпле, җиңелчә генә эшләү (гадәттә физик хезмәт тур.). Анысы шулаен шулай да, әмма Зариф кебекләр дә эшләгән булып селкенеп йөриләр, андыйларга да язарлар, ә бәрәкәте ни?.. Ә.Еники. Укыдым дип... Йөрдем инде шунда ДОСААФ бинасында селкенеп. Ә.Рәшит. Аннары ишәк кебек тик йөрисең шунда селкенеп. И.Шиһапов

8) күч. ирон. Эшләгән кыяфәт чыгару. Нуриман абзый кем кирәген өзеп кенә әйтеп бирә алмагач, монда торырга ярамаганын, эшсез селкенгән кешеләрне полиция җыеп алып китәчәген хәбәр итеп, контор яныннан ипләп кенә озатып җибәрделәр. Г.Ахунов. Дөрес, бик сак эш итеп кенә, милли хәрәкәт басымы астында рәсми мәгариф тә берникадәр селкенде. И.Әмирханов

Селкенә башлау Селкенергә тотыну. Гыймади тагын селкенә башлый. Г.Исхакый. Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый. Г.Ибраһимов

Селкенә бирү Бернигә дә карамастан һаман селкенү. Шуннан соң ишан хәзрәтләре тәсбих элгән кулын күтәреп, селкенә биреп, бик озын итеп дога кыла. Ә.Еники. Кабарынкы мендәренә сеңеп утырган да, оеп, гамьсез генә селкенә бирә. А.Вергазов

Селкенеп алу Кыска вакыт эчендә яки тиз арада селкенү. Гайнан кепкасын басыбрак киде, селкенгәләп алды. Г.Бәширов. Башта карчык та әллә ни борчылмаган кебек: – Ара-тирә селкенгәләп алу зарар итмәс, бераз килере дә булыр, – дигән иде. М.Шабай

Селкенеп китү Кинәт, кисәктән селкенү. Мәүлиханың түгәрәкләнеп уелган матур борын канатлары түземсезлек белән селкенеп китә. Г.Бәширов. Тавышы бөтен җәйләүгә, аннан төнге далага таралды, әрәмә куаклары селкенеп киткәндәй булды. Г.Госман

Селкенеп кую Бер мәртәбә селкенү. Габбас мулла өстәл янында селкенеп куя. Г.Ахунов. – Исәнмесез, иптәшләр, – диде көр тавыш, һәм куян бүрек селкенеп куйды, тирә-якка кар чәчрәде, – бәйрәм котлы булсын. И.Салахов

Селкенеп тору Озак, даими рәвештә яки хәзерге моментта селкенү. Кайтышлый, Дүртөйле очында, Димнән якында гына нефть чыгаручы ике качалканың ашыкмыйча гына бер җайга селкенеп торуларын күрдем. Ә.Еники. Аның бер погоны каядыр төшеп калган, икенчесе дә, менә төшәм, менә төшәм дигәндәй, көзге усак яфрагыдай селкенеп тора. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә