СЕЛКЕНЕШ и. 1) Хәрәкәт, селкенү хәле. Үзенең актыккы селкенеше буларак, ул татар кызын тәрәзә янына илтте. Ф.Әмирхан. Ә хәзер танца. Магнитофонны кабыза. Селкенеш башлана. Т.Миңнуллин 2) Кузгалу, хәрәкәткә килү. Бервакыт ниндидер бер йогынты яки селкенеш нәтиҗәсендә үзеңнең исеңә килеп төшкән берәр нәрсәне язу теләге туа. Г.Бәширов. Тибет монахының сүзләренә колак салыптырмы, башка юрамаларны укыптырмы, күпчелек халык декабрьгә билгеләнгән ахырзаманга ышанмаса да, кешеләр арасында әзме-күпме селкенеш, кыймылдау сизелә. Шәһри Казан |