СЕЛЕ’КЦИЯ и. лат. 1) Ясалма сайланыш юлы белән үсемлекләрнең сортларын, хайваннарның нәселен яхшырту яки яңа сортлар һәм нәселләр китереп чыгару эше. Габделгазиз, үз бәясен белеп, көттереп кенә җавап кайтарды: – Бару бик файдалы булды. Селекция үзәгендә бер карт еврей белән якыннан таныштым. Т.Галиуллин. Бүген селекция станциясеннән кайтып барам. Ш.Шәйдуллин

2) Шул турыдагы фәнни теория. Аның өчен генетика, селекция, биофизика, микробиология фәннәрен үзләштерергә генә кирәк. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә