СЕЛЕ’КТОР и. лат. 1) Бер линиядәге барлык абонентлар белән берьюлы сөйләшергә мөмкинлек бирә, телефон элемтәсе, технологик процесслар һ.б.ш. эшләр белән идарә итүдә кулланыла торган электромагнит автоматы

2) Шундый автомат куелган телефон аппараты. Урынга утыруга, селектор төймәсе басылды, микрофонда ир кеше тавышы яңгырады: – Тыңлыйм, иптәш командир! Н.Хәсәнов. Кинәт директор, калган көтү калган инде, дигән сыман, ашыкмыйча гына селектор аша баш бухгалтерга дәште. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә