СЕЛӘҮЧӘН и. зоол. 1) Яңгыр суалчаннары семьялыгыннан йомшак тәнле, сөяксез, шуышып хәрәкәтләнә торган озынча корт; суалчан; русчасы: дождевой червь. Ул салган кармак очындагы селәүчәнне килеп каба. С.Поварисов. Канәгать берничә тапкыр үзе ясаган тимерчыбык кармаклар белән селәүчәнгә кармак салып карады – бар, тиз генә каба, ди, сиңа эре балык, ыжламады да. А.Хәлим. Селәүчәндәй сыгылмалы, күр әле гәүдәсен... Р.Сәлим 2) Кешенең һәм умырткалы хайваннарның эчәклегендә яши торган паразит корт; суалчан; русчасы: аскарида. Эчең авырта торган була, үзең ябыгасың. Селәүчән авыруы була. Г.Бәширов 3) Кеше, хайван яки үсемлек организмының эчке органнарында, тукымаларында яшәүче паразит корт; суалчан; русчасы: глист. Терлекләрнең организмында яшәүче селәүчән, бабасыр кебек кортларга фән телендә гельминтлар дип әйтәләр икән. Т.Гыйззәт |