СЕЛӘҮСЕН и. зоол. Мәчесыманнар семьялыгыннан, күбесенчә урманда яши торган соргылт-җирән яки тимгел-тимгел куе йомшак йонлы ерткыч хайван; русчасы: рысь. Ә менә агач башыннан өскә селәүсен яки каплан сикерүе – куркыныч. Т.Нәбиуллин. Мәченең бармаклары аерым-аерым, ә селәүсеннеке элпә белән тоташкан. Хайваннар дөньясы: имезүчеләр |