СЕЛӘГӘЙЛЕ с. Селәгәе булган, селәгәйләнгән. Хәбирә карчыкның җил капкасы ачык булмаса, [ала сыер] «өйдәләрме?» дигән сыман, зур күзләрен тәгәрәтеп, селәгәйле танавын капкага төртеп ыңгырашып тора иде. М.Мәһдиев. Ул селәгәйле авызын чапылдатып үбәргә үрелгәндә генә, сарай чатына сөялгән көрәкне эләктереп, комсызны артка чигендерәм. Н.Гыйматдинова |