СЕЛӘГӘЙ и. 1) Авыз куышлыгында бүленеп чыга һәм азыкны юешләп-чылатып эшкәртү өчен хезмәт итә торган сыекча, сузылучан төкерек. Авызыннан асылынып төшкән селәгәй тасмасы белән бергә аның күңеле дә җиргә тама иде төсле. Р.Зәйдулла. Авылда яки шәһәрдә яшәүче карлыгачлар ояларын, балчык кисәкләрен җилемле селәгәйләре белән ябыштырып, өй кыекларында, тәрәзә өсләрендә коралар. Кошлар 2) күч. Булдыксыз, җебегән, ихтыярсыз кешегә карата әйтелә. Бер-ике селәгәй шуңа сатылып, ялманып йөри! А.Гыйләҗев. Рәис өстәлгә шап итеп сукты: – Селәгәйләр! Аны саграк эшләп булмый идемени?! Ф.Яруллин ◊ Селәгәй авыз Җебегән, булдыксыз, оешмаган кеше; мәми авыз. Хәдис, каушавыннан тотлыгып: – Ни... мин бит, – дип, авыз эченнән ботка пешерә башлаган иде, Шәмсүн аңа сүз әйтергә бирмичә: – Ычкын моннан, селәгәй авыз! – дип, аяк тибеп кычкырды. А.Вергазов. Селәгәй агызып Кызыгып, ымсынып. --- мыексыз җегетләр артындин селәгәйләрен агызып йөргән сартларга ияреп, безнең татарлар хатыннарына бөтен мәхлукат файдаланган якты кояшны күрсәтү хәрам дип тә талаштылар. Г.Тукай. Намазга утырасы әби-чәбиләр дә хәтта, селәгәйләрен агызып мәгънәсез сериаллар караганда, инде сүнгән нәфес-дәртләрен кузгатып кинәнәләр. Р.Зәйдулла |